tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ”Укытучы-бөек исем!”-шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде
”Укытучы-бөек исем!”-шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

”Укытучы-бөек исем!”-шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы оештырган шигърият бәйгесендә Аромаш, Вагай, Төмән, Тубыл, Түбәнтәүде, Исәт, Яркәү районнары мәктәпләреннән, өлкәбезнең Тубыл, Төмән шәһәрләреннән катнашучы укучылар татар телендә яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр.

“Укытучы һәм остаз” елына багышлап ”Укытучы-бөек исем” дип аталган шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде. Туган телдә, онлайн форматта узган шигьрият бәйгесенә жюри әгъзалары йомгак ясадылар. Һәр укучының чыгышын карап, тыңлап онлайн үткәрелгән бәйгедә катнашучылар арасыннан җиңүчеләр дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Беренче урынны Кәрим Кәримов (җитәкчесе Зәкия Сәитова), Эвелина Уразова (укытучысы Гөлчирә Уразова), Алисә Баширова (укытучысы Разилә Мезралеева) алдылар.

Икенче урынга Иделия Бакирова (җитәкчесе Әлфия Мәхмутова), Риана Бабшанова (укытучысы Венера Ибукова), Рузинә Фаизова ( укытучысы Албинә Әхтәриева), Камилла Дусмөхәммәтова (укытучысы Элмира Садыйкова) лаеклы булдылар.

Әлфинә Мөхәммәдиева (җитәкчесе Венера Хасанова), Элвир Хәбибуллин (җитәкчесе Гөлчирә Уразова), Раилә Сайдимова (укытучысы Рузилә Исмәгыйлова), Ләйсән Гобәйдуллина (җитәкчесе Гүзәл Тимеркаева), Эльвина Миндубаева (укытучысы Фирдәүс Алеева) өченче урынга чыктылар.

Бәйгене оештыручы Әлфия Петухова:”Катнашучылар Төмән өлкәсенең күп мәктәпләреннән булдылар. Кемдер урын алмаса да, аларның татар шагыйрьләребезне яхшы белүләре, шигъриятне сөюләре сөендерде. Шигърият бәйгесен онлайн форматта икенче ел үткәрәбез. Кызыксыну арта, укучылар үзләренең, иптәшләренең чыгышларын социаль челтәрләрдә кереп карыйлар. Жюри әгъзалары:Төмән өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсенең ”Төмән региональ мәгарифне үстерү дәүләт институты”ның педагогик фәннәре кандидаты, педагогика һәм психология кафедра доценты Алсу Фәйзуллинага, Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалы Д.И.Менделев исемендәге пединститутның профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Файзуллинага, филология фәннәре кандидаты, башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедра доценты Лилия Фәизовага, тарих фәннәре кандидаты, РФА УрО Тубылдагы комплекслы фәнни станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре, Тубыл шәһәренең себер татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләребезне юллыйбыз”,-дип нәтиҗә ясады.

Татар теле һәм әдәбиятны өйрәнү, телне саклау һәм үстерү, укытучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылган шигърият бәйгесендә 1-11 сыйныфларда укучылар укытучы турында матур-матур шигырьләр сөйләделәр. Бу шигырьләрне шигырият дөньясына чумып Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы ВКда кереп һәркем тыңлый ала. Без җиңүчеләрне, катнашучыларны котлыйбыз! Аларның һәркайсысы мактау сүзләренә лаеклы.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*