tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада “Боз озату” бәйрәме узды
Самарада “Боз озату”  бәйрәме узды

Самарада “Боз озату” бәйрәме узды

2023 елның 5 мартында Самараның “Чайка” чаңгы базасында “Боз озату”  бәйрәме узды.

Бәйрәм Самарада 2013 елдан бирле үткәрелә. Ул дистә ел дәвамында самаралыларның бик яраткан бәйрәменә әйләнде. Бу бәйрәм Бөтендөня татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, иганәче, милләтпәрвәр шәхес, Самара татарларының “Дуслык” оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаевның идеясе белән барлыкка килгән иде. Быелгы бәйрәмнең дә төп оештыручылары – Самараның “Дуслык” төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы белән берлектә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче “Яктылык” мәктәбе.

Чарада биатлон, чаңгы ярышлары, спорт эстафеталары, футбол, кул көрәше һәм сабыйлар өчен Кышкы уеннар булды. Катнашучылар татар милли ашлары (пылау, самавардан чәй, татлы ризыклар) белән сыйландылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*