tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Кострома татарлары” китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Казанда “Кострома татарлары” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Казанда “Кострома татарлары” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты һәм «Читай» нәшрияты тарафыннан  «Кострома татарлары» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китап Идел буе Болгар халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында басылды, ул татар тарихына багышланган этнографик эшләр циклының дәвамы булып тора.

Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узды, анда Татарстанның фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Биредә тарихчы, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, тарихчы, журналист Марат Сәфәров һ. б. чыгыш ясадылар.

Презентациядә Бөтендөнья татар конгрессының  туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы Альберт Борһанов, этнограф, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, БТКның дини оешмалары белән эшләү буенча баш референты Баязит Зәйдуллин һ. б. катнашты.

«Кострома татарлары» китабы инде берничә гасыр дәвамында  шәһәренең бер  бистәсендә яшәгән  татар этносы тарихына һәм этнографиясенә багышланган. Кыр экспедицияләре, музей фондларында эшләү, өлкәннәр истәлекләре нигезендә кострома татарларының традицион рухи һәм матди мәдәнияте үзенчәлекләре күрсәтелә. Китапта Кострома татарларының килеп чыгышын өйрәнү аерым урын алып тора.

Басма төрле еллардагы экспедицияләрдән, рәссамнар эшләре, гаилә архивларыннан ясалган фотосурәтләр белән тулыландырылган, Россия халыклары тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы укучыларга исәпләнгән.

Кунакларга тәкъдим ителгән күргәзмә Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдинның фатихасы белән ачылды. Экспозиция Костроманың үзенчәлекле өлеше – Идел ярында инде өч гасырдан артык чәчәк аткан Татар бистәсе, аның стиле,  яшәеше, рус һәм татар халкының уртак тормышы турында сөйли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*