tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур ТВ» Пенза өлкәсендә күрсәтә башлый
«Хозур ТВ» Пенза өлкәсендә күрсәтә башлый

«Хозур ТВ» Пенза өлкәсендә күрсәтә башлый

Нәзарәтнең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы Пенза шәһәре һәм Пенза өлкәсе авылларында күрсәтелә башлады. Дин кардәшләр аның тапшыруларын бүгенге көннән «Дом.ру» цифрлы телевидениесе аша 32 нче каналда карый ала. Канал төбәкнең 12 торак пунктында эфирга чыга:
• Бессоновка авылы, Бессоновский районы
• Богословка авылы, Пенза районы
• Богословский авыл советы, Пенза районы
• Грабово авылы, Бессоновский районы
• Заречный шәһәре
• Засечное авылы, Пенза районы
• Индивидуальная Застройка Заря-1 бистәсе, Пенза шәһәре
• Индивидуальная Застройка Заря-2 бистәсе, Пенза шәһәре
• Кривозеровка тимер юл станциясе, Пенза районы
• Мичуринский бистәсе, Пенза районы
• Мокшан эшчеләр бистәсе, Мокшанский районы
• Ухтинка авылы, Бессоновский районы

“Хозур ТВ” телеканалын Пензада карау мөмкинлегенә “Хозур” Нәшрият йорты һәм «Дом.ру» кабельле оператор белән килешү төзү нәтиҗәсендә ирешелде. Шул рәвешле, канал Россиянең 11 төбәгендә күрсәтелә башлады.

“Хозур ТВ” – Россиядәге беренче мөселман телеканалы. Проект, җәмгыятьтә традицион ислам кыйммәтләрен тарату максатыннан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы һәм Таттелеком» ААҖ ярдәме белән тормышка ашырыла. Телеканал тапшыруларны кабель аша күрсәтә. Билгеле булганча, мартта Россиядә беренче мөселман телеканалы булган «Хозур ТВ» оешуга 5 ел тулды. Бу вакыт эчендә телеканал саллы нәтиҗәләргә ирешә алды:
• Тапшыруларның географиясе киңәйде: «Таттелеком», «Уфа-нет» «Телеком-сервис» операторлары аркасында телеканалны Татарстанда, Башкортостанда, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү, Волгоград, Амур өлкәләрендә, Чувашия, Дагыстан, Кырым Республикаларында, Пенза һәм Пенза өлкәсендә карарга мөмкин.
• рус һәм татар телләрендә 150 дән артык программа эшләнде: «Учимся читать намаз», «Әлифба. Коръән уку сабаклары», «Узнаем у имама», «Тәфсир», «Хафтияк Шариф», «Бер мәчет тарихы», «Знамения Корана», «Золотой век исламской цивилизации», «Бәрәкәтле гаилә», «Хәерле сәгатьтә», «Дуа на каждый день» и другие.

Кабельле операторлардан тыш, «Хозур ТВ» мөселман каналын App Store, Playmarketтагы мобиль кушымталар ярдәмендә һәм www.huzurtv.ru рәсми сайтында карарга мөмкин.

Телеканалның YouTube каналына язылучылар саны – 1,2 млн артык кеше. 2022 елда аның контентын караучылар саны 15 000 000 га җитте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*