tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли кием кибете ачкан Әдилә Гаязова: «Татар эшләнмәләре белән кызыксыну артты»
Милли кием кибете ачкан Әдилә Гаязова: «Татар эшләнмәләре белән кызыксыну артты»

Милли кием кибете ачкан Әдилә Гаязова: «Татар эшләнмәләре белән кызыксыну артты»

Россия базарыннан чит ил җитештерүчеләре киткәч, бушап калган киштәләрне үзебезнекеләр тутырырга тырыша. Соңгы елларда бигрәк тә милли эшләнмәләргә игътибар артты. Бүген лалә чәчәге төшерелгән яулык, чигүле чүәк кию модага кереп бара. 

Милли брендларның алга таба да үсәчәгенә шик юк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле август аенда гына «Казанның Идел буе: халык мәдәнияте образлары» традицион күргәзмәсен карагач, республика халыкларының милли киемнәрен җитештерүне җайга салырга кушты. Бу эшкә алынучыларга менә дигән мөмкинлек бу. Дизайнерлар, элек-электән килгән традицион алымнарны кулланып, бүгенгә туры килә торган заманча эшләнмәләр ясый башлады. Әле бит аларны сатып алучыга оста итеп тәкъдим итә белергә дә кирәк.

– Соңгы дистә елда татар милли эшләнмәләре белән кызыксыну артты. Хәзер кешеләр үзләренә якын һәм мөһим нәрсәләр турында искә төшергән әйберләргә тартыла. Шуңа күрә без Казанда Татарстан осталарының эшләрен туплаган уңайлы урын булдырырга теләдек. Шулай итеп, 2016 елда кибет ачтык, – ди «Giftshop Kazan» кибетенең үсеш буенча директоры Әдилә Гаязова. – Туристлар Кытай сувенирларын түгел, чын, үзебезнең татар сувенирларын сатып алсын, безнең халык та бүләккә милли колоритлы эшләнмәләр сайласын иде. Үз куллары белән, күңел җылысын биреп, искиткеч эшләнмәләр ясаучы талантлы осталарыбызга да ярдәм итәсе килде. Бер үк вакытта товарны җитештерү һәм аны сату шактый катлаулы. Без моны яхшы аңлыйбыз. Осталарның эшләнмәләрен кибетебезгә куеп, без аларның иҗатын тормышка ашырырга һәм бу эшләнмәләрне чын бәяләүчеләрне табарга ярдәм итәбез.

Бу кибеттә милли бизәкле калфак-түбәтәйләр, зәвыклы бизәнү әйберләре, хәтта күннән ясалган Татарстан картасы да бар. Биредә төрле савыт-саба, йорт кирәк-ярагы, яулык, милли камзул һәм баш киемнәре, букчалар, янчыклар, Казан турында китаплар, дәфтәрләр һәм башка бик күп нәрсәләр табарга мөмкин.

– Татарстанның төрле почмакларында яшәүче осталар белән эшлибез. Һәр җитештерүченең – үз карашы, үзенчәлеге. Кибеттәге һәр әйбер сатып алучысын таба. Даими тәкъдим ителгән төп ассортимент, бер генә экземплярда булган эшләнмәләр дә бар. Савыт-саба, камзул һәм башка әйберләр өчен махсус заказлар да алабыз, – ди Әдилә Гаязова.

Милли орнаментлы әйберләрне туристлар гына түгел, ә шәһәр һәм республика халкы да сатып ала икән. Күбесенчә үзләренә һәм якыннарына бүләккә алалар.

– Башка төбәкләрдән һәм якын чит илләрдән дә милли колоритлы әйберләр алырга теләгән татарлар күп. Вакыт-вакыт артистлар да мөрәҗәгать итә, татар костюмы һәм бизәнү әйберләре сатып алалар. Татарстан һәм Башкортстан предприятиеләре өчен корпоратив заказлар да була, – дип уртаклашты директор.

Әгәр кемдер татар милли эшләнмәләрен заманча түгел һәм модага туры килми, дип уйласа, ул, һичшиксез, ялгыша.

– Бүгенге татар стиле барлык мода тенденцияләренә туры килә. Киемнәрдә, бизәнү һәм көнкүреш әйберләрендә милли колорит безнең татар мәдәниятен саклауның бер өлеше булып тора, – ди Әдилә Гаязова.

Ләйсән Сафина

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*