tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда 15нче мәктәпнең юбилее узды
Тубылда 15нче мәктәпнең юбилее узды

Тубылда 15нче мәктәпнең юбилее узды

Мәктәпнең 105 еллык юбилеена ветеран укытучылар, мәктәпне тәмамлаучы укучылары, кунаклар, хакимият вәкилләре, ата-аналар, укучылар җыелды. Бәйрәм чарасы мәктәпнең актлар залында “Мәдәниятләр диалогы” төбәкара фәнни-гамәли конференция белән башланды. “Полилингваль мәдәни һәм мульти мәдәни дөньяда мәдәниятләр диалогы:гореф-гадәтләр, остазлык тәҗрибәсе, үсеш перспективалары” темага төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны 15 нче мәктәпнең укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары Әлфия Петухова сәламләп  бәйрәм тантанасын ачты. Россия Гимны яңгыраганнан соң, конференция делегатларын мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин сәламләп, катнашучыларга уңышлы чыгышлар теләде. Мәктәп укучылары туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, аннары “Туган тел” җыры яңгырады. Күркәм вакыйга матур чыгышлар, фәнни чаралар, бәйгеләр белән дәвам итте. Юбилей уңаеннан килгән хөрмәтле кунак РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли–мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов котлау теләкләрен юллады. Татар телен белү һәм өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләп, башка төбәкләр белән чагыштырып, Төмән өлкәсендә бу юнәлештә эш яхшы алып барылганын әйтте. Бүгенге көндә татар телен өйрәнүдә зур җаваплылык гаиләгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына йөкләнгәне турында сөйләде.

“Полилингваль мәдәни һәм мульти мәдәни дөньяда мәдәниятләр диалогы: гореф-гадәтләр, остазлык, тәҗрибәсе, үсеш песпективалары” төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитетының милли мәдәни берләшмәләр һәм казаклык эшләре буенча бүлекнең баш белгече Злата Кәлимуллина, Тубыл шәһәре мәгариф Департаменты директоры вазыйфасын башкаручы Юлия Шанаурова, ГАОУ ТО ДПО “ТОГИРРО”ның социаль гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире Елена Самусенко кунакларны сәламләп чыгыш ясадылар. Злата Кәлимулллина:”Төмән өлкәсендә Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” тема буенча сөйләде. Тубыл шәһәре 15 нче мәктәпнең укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары Әлфия Петухова:”Себер татарлары мәдәниятен саклауда һәм трансляцияләүдә туган тел, гореф-гадәтләр, остазлык тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары”на чыгышын багышлады.

ГАОУ ТО ДПО “ТОГИРРО”ның социаль гуманитар дисциплиналар кафедрасы филология фәннәр докторы, доцент Вера Сальникова:  “Хәзерге заман шартларында рус теле һәм рус мәдәнияте” темасын яктыртты.

Конференция кысаларында узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә һәм этномәдәни мәктәпләр фестивалендә катнашучы укытучылар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә беренче урынны Гүзәл Гайсина (Вагай районы Юрмы гомуми белем бирү мәктәбе), икенче урынны Зәкия Сәетова(Төмән районы Индрәй урта гомуми белем бирү мәктәбе) лаеклы булды. Лилия Латыйпова (Тубыл районы Күкрәнде урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Гөлчирә Уразова (Вагай районы Казанлы урта гомуми бирү мәктәбе) өченче урынны бүлештеләр. Укытучылар сынауларны лаеклы үтеп призлы урыннар алдылар.

Төбәкара фәнни-гамәли конференция “Этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәп” номинациясендә 1урынга Ембаево урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 урынга Муллаш урта гомуми белем бирү мәктәбе, 3 урынга Хуҗайлан башлангыч мәктәбе лаеклы булды.

Юбилей уңаеннан укытучылар өчен мәктәп музеенда экскурсияләр дәвам итте. Экскурсияләрне музей җитәкчесе Равиля Кутумова җитәкчелегендә укучылар кызыклы итеп алып бардылар.

Мәктәпнең 105 еллык юбилей көнендә өлкә татар милли мәдәни автономиясенең 25 еллык юбилеена багышланган чара мәктәп китапханәсенең залында оештырылды. Кунакларны өлкә милли мәдәни автономия рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина автономиянең эше, уңышлары, киләчәккә планнары белән таныштырды. Л.Х.Хөрмәтуллина милли, мәдәни юнәлешендә уңышларга ирешкән хезмәткәрләренә Рәхмәт хатларын тапшырды. Тубыл шәһәре татар милли мәдәни автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин шәһәр автономиясенең мәдәни юнәлешендә алып барган эшләре турында сөйләде. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли–мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов автономия хезмәткәрләрен юбилей уңаеннан котлады, өлкәбезнең төрле районнарыннан килгән автономия рәисләренә, әгъзаларына Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырды, изге эшләрендә уңышлар теләде, ярдәм алу ысуллары белән таныштырды. Котлау сүзе белән шәһәр автономия рәисенең урынбасары Нуриля Шамратова чыгыш ясады. Милли мәдәни автономия хезмәткәрләре өчен мәктәп музейларында экскурсия оештырылды.

105 еллык юбилейлы тантаналы мөһим чараларны дәвам итеп РФнең атказанган укытучысы, шәһәрнең Мактаулы гражданы Җәзилә Әмир кызы Массагутованың истәлегенә мәктәп фасадында аның исеме язылган истәлек тактасы куелды.

Тамашачылар залында узган бәйрәм концертында котлаучыларның чыгышлары укучыларның, мәктәпне тәмамлаучыларның иҗади номерлары белән үрелеп барды. Юбилейлы бәйрәм тамашасы мәктәп гимны белән тәмамланды. Катнашучылар, тамашачылар өчен мәктәп юбилее онытылмаслык, матур, истәлекле вакыйга буларак үтте. Өлкә күләмендә танылган, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән мәктәпнең олуг юбилей көнендә ветеран укытучыларны бүләкләделәр, мул чәй табыны артында чәйләр эчеп, аралашып юбилей тантанасын бәйрәм итте 15нче Тубыл мәктәбе.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*