tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сармашбашта авыл көрәшчеләренә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылды
Сармашбашта авыл көрәшчеләренә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылды

Сармашбашта авыл көрәшчеләренә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылды

Зәй районы Сармашбаш мәдәният йортында авыл көрәшчеләренә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырыла. Әлеге эш башында үзе дә көрәшче, мәктәптә көрәш түгәрәге алып баручы Азат Кашапов һәм мәдәният хезмәткәрләре тора. Бу адым – тәрбияви әһәмияткә ия матур башлангыч.

Күргәзмәнең оештырылуы очраклы түгел, авыл СССР һәм Россия спорт осталары, дөнья беренчелеге призерлары, ил чемпионнары, “Манзара ” һәм ил тынычлыгы сагында торучы батырлар үстерде.

Элек-электән Сармаш Сабантуй батырлары белән данлыклы. Көрәш биредә моннан 50 ел элек яңа мәктәп ачылгач аеруча үсеш ала. Милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин тулы бер буын көрәшче, остаз үстерде. Алар – грек-рим көрәше буенча Халыкара турнирлар чемпионнары Илсур һәм Мансур Минһаҗевлар, әлеге көрәш буенча СССР спорт мастерына кандидат Рафис Сабитов, бокс буенча Россия чемпионы Әнәс Миннәхмәтов, билбау көрәшеннән Дөнья кубогы һәм Дөнья беренчелеге көмеш призеры, милли көрәштән илнең иң көчле көрәшчесе Радик Сәлахов, “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” Сирин Сәлахов, «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» Айрат Минһаҗев һәм Тәнзилә Садыйковалар. Алар сафына спорт осталарына кандидатлар, спортның башка төрләреннән уңышлы чыгыш ясаучыларны да өстәсәң, тулы бер исемлек булыр иде. Ул елларда авыл спорт бәйгеләреннән кайнап торып, бер гаиләдән хәтта өчәр бала ярышка йөри. Ир балалар – көрәшнең төрле төреннән, кызлар билбау көрәшеннән дәрәҗәле турнирларда уңышлы чыгыш ясый. Иж мөһиме яшьләргә “шешә тәгәрәтергә” вакыт та, форсат та булмый. Бернәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Бу уңыш-казанышлар артында күпме хезмәт, тырышлык, борчулы йокысыз төннәр ята. Бүген мәктәптә санаулы укучы булса да, көрәш түгәрәге эшчәнлеген дәвам итә. Азат Кашапов әйтүенчә, мәктәптә мәрхүм көрәшчеләр истәлегенә ярышлар оештырыла, авылның көрәш традициясе яшь буынны яңа җиңүләргә рухландыра.

Күргәзмә-экспозияциядә көрәшчеләр фотосурәтләреннән стенд, алар яулаган кубоклар, грамоталар, Сабантуй сөлгеләре, шәхси әйберләр, көрәшче җирле шагыйрьләр китаплары, таныклыклар, буклетлар, бил алышучылар турында газетада басылган язмалар, фотосурәтләр урын алган.

-Авыл группасына әлеге күргәзмәне оештыру турында хәбәр салып, бил алышучыларга экспонатлар туплауда ярдәм итүләрен сорадык. Көрәшчеләргә рәхмәт, алар булышлыгы белән күргәзмә тулылана бара, -ди сәнгать җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге күргәзмәдә мобилизацияләнгән көрәшчеләр, спортчыларга аерым стенд урнаштырылды. Спорт белән мавыккан, бил алышып үскән егетләребез ил тынычлыгы санында да сынатмый. Алмаз Гәрәев, Илнур Миңнеханов, Руфат Әлмиев, Илдар Ногманов, Илсур Шәйдуллин, Иван Игнатьев, Николай Филипов турында авылга җылы якты хәбәрләр ирешеп тора.

-Нинди куаныч, бу көннәрдә Илнур Миннеханов – II дәрәҗә ”Хәрби батырлыгы өчен”, Алмаз Гәрәев “Суворов” медале белән бүләкләнде. “Сармаш” сугышчан кушаматлы Николаебыз “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан батырлык өчен”медальләренә ия, -ди мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова, чиксез куанып.

Көрәш сармашбашлылар җанында, рухында. Ил данын яклаучы, саклаучы, дәрәҗәле бил алышларда бил бирмәгән алып батырлар үстергән, ерак бабаларыбыздан килгән көрәш традицияләрен сагында торучы Сармашбашта мәгънәле, үзенчәлекле күргәзмә оешып килә.

Рәзимә Кашапова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*