tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли мультfest»: финал гадәти булмаячак
«Милли мультfest»: финал гадәти булмаячак

«Милли мультfest»: финал гадәти булмаячак

Беренче коймак төерсез дә була ала. «Милли мультfest» балалар кинофестивален оештыручыларның өметләре акланган. 1 ноябрьдә башланган бәйгегә барлыгы 389 гариза килгән. Иң осталарны финал көтә.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куйган «Милли мультfest» фестивале оештыручылары бу көннәрдә финалчылар белән очрашуга әзерләнә. Финал гадәти булмаячак.

– 22 һәм 23 апрельдә катнашучыларны кызыклы уку-укыту программасы көтә. Остаханәләр һәм бүләкләү тантанасыннан тыш, финалчылар «Шаян ТВ» балалар телеканалы аша үз иҗат җимешләрен күрсәтеп, тамашачы мәхәббәте өчен көч сынашачак, – дип сөйләде кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Финалга Татарстанның 26 районыннан килгән эшләр чыккан. Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, иң актив район һәм шәһәрләр – Мөслим, Буа, Арча, Минзәлә, Азнакай, Актаныш, Чаллы һәм Казан. Финалчылар саны – 56. Шуларның 26сы – мультфильм, 17се – кыска метражлы фильм, 13е – компьютер уены.

– Республикада анимация эшен белүче, аның белән кызыксынучылар байтак булган, әмма аларн үзләрен күрсәтергә моңарчы мөмкинлек таба алмаганнар, дигән фикергә килдем мин. Фестивальне киләчәктә дөнья күләмендә үткәрә алсак, зур максатыбызга ирешәчәкбез, – диде «Милли мультfest» проектының идея авторы, сәнгать җитәкчесе Рамил Төхвәтуллин.

Фестиваль кысасында оештыручылар катнашучылар белән инде бер генә тапкыр очрашмады. Ә һәр очрашу – ике як өчен дә тәҗрибә алмашу. Биредә анимация белән әле таныша гына башлаучыларга да, инде дуслашып беткәннәргә дә урын бар. Моннан тыш, һәр номинациядә I урын алучыга – 100 мең, II урынга – 70 мең, III урын иясенә 50 мең сум күләмендәге акчалата премия биреләчәк. Монысы исә сөенү генә түгел, техник якны ныгыту өчен дә кирәк.

– Дөресен генә әйткәндә, бәйгегә килгән эшләр таң калдырды. Балалар мультфильмнарны төрледән-төрле технологияләр кулланып эшләгәннәр. Өмет бар. Татар мультфильмының киләчәге инде языла башлады, өметле яшьләр инде күренде, – дип сөйләде «Милли мультfest» фестиваленең жюри әгъзасы Сергей Киатров.

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*