tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли мультFest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләре бүләкләнде
«Милли мультFest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләре бүләкләнде

«Милли мультFest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләре бүләкләнде

«Милли мультFest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен «Мир» кинотеатрында бүләкләделәр.

«Лауреатларны шәрәфле кунаклар һәм кинофестивальнең жюри әгъзалары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры, «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме «Татарстан» ДТРК филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов, «Татармультфильм» анимацион үзәгенең баш режиссеры, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөгаллиме Сергей Киатров һәм башкалар бүләкләде», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

«Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә балалар бакчалары арасында иң яхшысы дип Чаллы шәһәренең «Алтын каурыйлы кош» 100 нче балалар бакчасының «Уяну» исемле хезмәте табылган.

II урын – Чаллы шәһәренең 98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасының «Илгизәрнең иң кыйммәтле бүләге» мультфильмы.

III урында Актанышның 4нче балалар бакчасының «Тылсымлы Салават күпере» мультфильмы.

Әлеге номинациядә түбәндәге махсус бүләкләр тапшырылган:

«Үзенчәлекле идея өчен» – Чаллы шәһәренең 52 нче «Әкият» балалар бакчасы һәм «Тирәккәй» 58 нче балалар бакчасы, Актанышның 4нче балалар бакчасы.

«Гореф-гадәтләргә тугрылык өчен» – Актанышның 6 нчы балалар бакчасы, Чаллы шәһәренең «Капитошка» 124нче балалар бакчасы.

«Халык авыз иҗатын заманчалаштырган өчен» – Алабуганың 39 нчы «Киләчәк» балалар бакчасы, «Чудокадрики» мультстудиясе.

«Социаль кыйммәткә ия анимацион фильм» – Чаллы шәһәренең 4 нче «Шаянкай» балалар бакчасының «Яшь талантлар» коллективы.

«Табигатьне саклау темасын яктырткан өчен» – Чистай шәһәренең 5 нче «Аленький цветочек» балалар бакчасының «Әкиятләр иле» түгәрәге.

«Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә мәктәпләр, студияләр арасында III урынга лаек дип Минзәлә шәһәре Балалар иҗат йортының «Өченче планета сере» балалар мультипликациясе студиясенең «Бүре һәм тегүче» һәм Әлмәт шәһәре «А1002» анимация мәктәбенең «Фронттан хат» мультфильмнары табылды.

II урында Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексы укучысы Мәликә Шәмсетдинова һәм Буа шәһәренең Вахитов исемендәге гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Әминә Җәләлова.

I урында – «Могҗизалы Яңа ел» мультфильмы авторына – Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучысы Камил Имамовка бүләген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

«Һәр эштә укытучыларның, ата-аналарның һәм балаларның бердәмлеге чагыла. Аларның милли тема белән кызыксынулары сөендерә, җанны горурлык хисе биләп ала. Катнашучыларга алга таба да уңышлар телим. Сезнең һәркайсыгызның иҗади галәмдә үз йолдызы кабыныр дип ышанам», – дип җиңүчеләрне тәбрикләде Марат Әхмәтов.

Әлеге номинациядә түбәндәге махсус бүләкләр тапшырылды:

«Үзенчәлекле идея өчен» – Югары Ослан районының «Гараж» студиясе коллективы.

«Иң актив катнашучы мәктәп» – Әлмәтнең «Академия цифрового творчества» / «А1002 анимация мәктәбе.

«Иң актив катнашучы» – Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия укучысы Камил Имамов.

«Иң шаян анимацион фильм»нар – Арча районы «Исток надежды» реабилитация үзәгенең «Хәйләкәр казлар» һәм «А1002 анимация мәктәбенең» «Кичке Геннадий» мультфильмнары.

«Халык авыз иҗатына тугрылык өчен» – Нурлат районының «Балалар ижаты үзәге», «Тылсымчылар академиясе» мультстудиясенең «Зөһрә кыз» һәм Теләче районы Олы Нырсы мәктәбеннән Ясминә Биктаһированың «Су анасы» мультфильмнары.

«Гореф-гадәтләргә тугрылык өчен» – Әгерҗе районы Исәнбәй мәктәбеннән Кристина Щукинаның «Халкымның күңел бизәкләре» мультфильмы.

«Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар» номинациясендә махсус бүләк – «Иң актив катнашучы мәктәп» – «Тукай абый белән сөйләшәм», «Кечкенә Зөфәр һөнәрен алыштыра», «Чын әтиләргә багышлана» фильмнары өчен Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенә тапшырылды.

III урында әлеге гимназиянең «Аралаш» һәм Казаннан Руслан Рожновның «Яшьлек, гомрең кыска синең…» фильмнары.

II урында – «Адымнар» балалар киностудиясенең «Кеше әйберенә тимә» фильмы.

I урын ияләренә – Чаллы шәһәре 29 нчы гимназиясенең «Заман» видеостудиясе төшергән «Тик-токта заман вә мирас» фильмының иҗат төркеменә бүләкне Миләүшә Айтуганова тапшырды.

Миләүшә Айтуганова «Милли мультFest»ка килгән эшләрнең елдан-ел камилләшә баруын, темалар төрлелеген ассызыклады. Ул фестивальне гамәлгә куючы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә олы рәхмәтен белдерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*