tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда – дини тормыш
Милли музейда – дини тормыш

Милли музейда – дини тормыш

21 февраль көнне Удмуртия Респуб­лика­сының Милли музеенда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Әхмәд ибн Фадлан белән сәяхәт» күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Анда Удмуртия Республикасы мәдәният министры Владимир Соловьев, Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Әхмәтов, Удмуртия Республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир Касимов, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты Петр Басов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин катнаштылар. Владимир Соловьев сәламләү сүзендә үзенең татарлар белән аралашып үсүен, татарларның теле дә, дине дә күңеленә якын булуын, бү­генге көндә дини конфессияләрнең үзара хез­мәттәшлегенең җитдилеген билгеләп үтте.

Милли музей директоры Александр Волков Удмур­тия Мөселманнарының Диния нәзарәтенә күргәзмәне оештырганда күрсәткән ярдәмнәре өчен Рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фаиз хәзрәт әлеге күргәзмәнең яшь буынны тәрбияләүдә мөһимлеге ассызыклады һәм күргәзмә залының тамашачылардан арынып тормавын, Милли музейга уңышлар теләп, изге Коръән китабын тапшырды. Рәмзия Габбасова әлеге күргәзмәнең экспонатларга искиткеч бай булуын һәм аларның республикада яшәүче татарларның диаспора түгел, ә элек-электән Удмуртия җирләрендә яшәгәнлегенең дәлиле булуын билгеләп үтте. Милли музейга, Мәдәният министрлыгына күргәзмәне оеш­тырулары һәм татарлар тормышына кагылышлы проектларны тормышка ашырганда теләп ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Күргәзмә 24 апрельгә кадәр эшләячәк. Адрес: Коммунаров урамы, 287 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 52-64-77, 52-51-66. Рәхим итегез!

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*