tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли сәясәт сак кагылуны таләп итә”
“Милли сәясәт сак кагылуны таләп итә”

“Милли сәясәт сак кагылуны таләп итә”

Уфада берничә көн дәвамында милли сәясәт мәсьәләләре тикшереләчәк.

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Русия Федерациясе субъектларында милли дәүләт сәясәтенең гамәлгә ашыру” дип аталган семинар үтә.- Милләтара мөнәсәбәтләр һәрвакыт сак кагылуны таләп итә. Ниндидер милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтлерен тулысынча өйрәнеп кенә милләтнең үзенчәлеген аңларга була. Без һәрвакыт милләтләр дуслыгына җитди игътибар бирәбез, чөнки биредәге халыклар бик күп гасыр дус, тату яшәгән. Алар барлык авырлыкларны бергә күтәргән, – диде Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Александр Сидякин, чарада катнашучыларны сәламләп.

Чарада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хаты да яңгырады.”Башкортстан – бик күп халыкларны берләштерүче төбәк. Шушы дуслык буыннан-буынга күчә килә. Әлеге семинар кысаларында шушы кыйммәтләр тагын да ныгыр. Бүген бик күп билгеле сәясәтчеләр үз чыгышларында шушы үзенчәлекләрне игътибарга алачак”, диелә анда.

Әлеге чара 3 көн дәвам итәчәк.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*