tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе “Беларусь Республикасы татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты
Милли Шура рәисе “Беларусь Республикасы татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

Милли Шура рәисе “Беларусь Республикасы татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусия Республикасының Минск шәһәренә килде.

Биредә ул “Беларусь Республикасы татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Милли Шура рәисе иң элек конференция кысаларында оештырылган Беларусь Республикасында татарлар тарихы һәм татар халкының хәзерге тормышын чагылдыручы күргәзмәне карады.

Күргәзмә белән танышканнан соң Васил Шәйхразыев “Беларусь Республикасы татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны сәламләде һәм әлеге конференциянең Беларусь Республикасы һәм Россия Федерациясе халыклары арасында дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүен ассызыклады.

Конференция эшендә 100гә якын кеше катнашты, пленар һәм ике секция утырышында Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләре һәм шәһәрләре, аерым алганда, Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Пермь крае, Омск, Оренбург, Пенза, Ярославль, Түбән Новгород өлкәләре вәкилләренең 50гә якын доклады һәм хәбәрләре укылды.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*