tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Бурятия Республикасына бара
Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Бурятия Республикасына бара

Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Бурятия Республикасына бара

Бүген, 11 августта, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасына бара.

12 августта Улан-Удэ шәһәрендә ТР Вице-премьеры Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашачак. Моннан тыш, «Байкал-Идел» бию мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә Казанда тегелгән татар милли киемнәрен тәкъдир итү планлаштырылган. Көннең икенче яртысында Милли Шура рәисе Бурятиянең Кяхта районы Усть-Кяхта авылына барачак. Биредә «Алмагачлар ата» Татар музей-утарын төзү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*