tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш районындагы Татар Ямалысы авылы мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь эшләде
Актаныш районындагы Татар Ямалысы авылы мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь эшләде

Актаныш районындагы Татар Ямалысы авылы мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь эшләде

Кызу август көннәрендә җәйге ялны файдалы үткәрү, күңелләрне сафландыру ниятеннән, Актаныш районындагы Татар Ямалысы авылы мәчетендә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җәйге лагерь үз эшен йомгаклады. Биредә балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини – әхлакый тәрбия бирү, татарча аралашу төп максат итеп куелган. Ә балаларга дәресне махсус төзелгән программа буенча укыталар. Укытучылар да читтән килгән түгел, ә үз авыл кешеләре, Татар Ямалысы авылы мәчете имам хатыйбы Назыйл Харисов, аның тормыш иптәше Ләйлә абыстай һәм аларның уллары Галинур утыздан артык балага белем бирде. Биредә дин дәресләреннән тыш вәгазьләр сөйләнелде, уеннар уйналды, чисталыкка, игелеккә өйрәтелде. Арада шәһәрдән кайтучылар да, күрше “Бүләк” авылыннан килеп укып йөрүчеләрдә бар.

10нчы август көнне йомгаклау көн итеп, укыган – өйрәнгәннәренә нәтиҗә ясадылар, кыскасы имтихан тоттылар, бәйгеләр үткәрделәр. Балаларның догаларны яттан укулары минем үземне дә таң калдырды. Бу көнне бирегә килгәннәрнең берсе дә бүләксез китмәде. Хәер, бу көндә шулай иде.

Имтиханнар тапшырылды, бәйгеләр үткәрелде, ә ишек алдына чыгуга телеңне йотарлык итеп Марат әфәнде пылау пешерде, ә авылның күркәм ханымнары: Вәрисә, Рәмзия, Рузилә апалары тәмле өстәл әзерләп куйганнар иде. Бүгенгесе көндә берәүнең дә өйләренә кайтып китәсе килмәде. Бүген генә түгел, лагерь башланганнан бирле шулай ди, Рәмзия ханым. Баксаң аның кызы, Луиза бирегә беренче генә тапкыр килми икән. Аның да көтеп алган лагерына әверелгән.

– “Без Ләйлә ханым белән Назыйл хәзрәткә зур рәхмәтле. Балаларыбыз бик канәгать, аларга киләчәктә дә зур уңышлар, балаларының игелеген күреп, тигез тормышта яшәүләрен теләп калабыз”- ди, Рәмзия ханым.

– “Мәчетебезнең ишекләре һәрвакыт ачык. Бирегә килгән балалар күзгә күренеп үзгәрә, әдәп – әхлаклары яхшыра. Шәхсән, мәчет һәм үз исемемнән, мәчет, хуҗалык, лагерь эшләрендә булышучыларга, ярдәмчеләргә физик һәм финанс ярдәмен күрсәткән авылдашларга, бүләкләр бирүче дус, таныш – белешләргә аллаһының рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Шушы гамәлләр бәрабәренә Аллаһы Тәгалә аларның иманнарын арттырсын, үзенә якыннардан кылсын. Әмин! Балаларын шушы мәчет лагерына җибәргән әти – әниләргә, әби – бабайларга Аллаһының рәхмәте булсын. Алган гыйлемнәребез файдалы һәм дәвамлы булсын иде, дип әйтәсе килә. Эшләгән эшләребездән Аллаһы Тәгалә риза булсын! Бу изге эштә барлык катнашучыларга саулык – сәламәтлек, иман байлыгы, бәрәкәтле мул тормышлар теләп калабыз”- дип, үз рәхмәтен белдерде, Ләйлә ханым Харисова.

Гөлчәчәк Фәтхулова,

Татар Ямалысы – Актаныш – ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*