tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикада «УЕН ФЕСТ» фестивале 13 августта старт алачак
Республикада «УЕН ФЕСТ» фестивале 13 августта старт алачак

Республикада «УЕН ФЕСТ» фестивале 13 августта старт алачак

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның «UenFest» @uen.fest» традицион уеннарының II регионара фестиваленең зона этабы 13 августта Олы Кайбыч авылында «Дубрава» паркында узачак.

Фестивальне ачу һәм катнашучы командаларның чыгышы 13:30 да мәйдан территориясендә узачак. Фестиваль «Кичке уен» халык күңел ачулары белән дәвам итәчәк. Программа матур прологтан башлана, аннары фестивальдә катнашучылар белән генә түгел, ә программаның кунаклары белән дә уеннар һәм биюләр узачак. Концерт программасында: “ZAKARIA” фольклор төркеме, Базарбай Бикчентаев, Айдар Ракипов, Вадим Фәтхинуров катнашачак.

«Uen fest» чын мәгънәсендә якты һәм бай фестивале һәм «Кичке уен» бәйрәме фольклор коллективлар катнашында, биюләр, җырлар, мастер-класслар белән узачак, һәм әлбәттә, традицион халык уеннары һәм күңел ачулары белән үрелеп барачак.
Фестиваль кунаклары өчен кыр кухнясы, аттракционнар, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре булган лавкалар планлаштырыла! Килегез, күңелле булачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*