tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Әстерхан өлкәсенең Суләнке авылы мәчете белән танышты
Милли Шура рәисе Әстерхан өлкәсенең Суләнке авылы мәчете белән танышты

Милли Шура рәисе Әстерхан өлкәсенең Суләнке авылы мәчете белән танышты

Бүген Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Суләнке авылы мәчетендә булды. Суләнке мәчете Әстерхан өлкәсенең Нариман районында урнашкан.

Суләнке – ул кечкенә генә шәһәр яны торак пункты, ул авыл административ үзәге булып тора. Суләнке төбәкнең иң зур татар авылларыннан берсе. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 3 738 кеше яши. Халыкның 70% тирәсен татарлар тәшкил итә. Поляк язучысы, Көнчыгышны өйрәнүче һәм сәяхәтче, граф
Я. Ю.Потоцкий 1797 елда Суләнкедә 7 мәчет булуын, авыл 7 мәхәлләгә бүленүе турында язып калдырган.

Узган гасырның 30нчы елларында партия һәм хөкүмәтнең дингә каршы көрәшүе нәтиҗәсендә, Суләнкедәге 7 мәчет тә ябылган. Гыйбадәт йортлары юк ителгән яки хуҗалык ихтыяҗлары өчен файдаланылган. Нәтиҗәдә авылдагы күп кенә дини корылмалар юкка чыккан.

90 нчы еллар башында Суләнкедә мөселман җәмгыяте оештырыла, ул 1991 елда иганә акчаларына яңа мәчет төзи башлый. 1996 елның 28 маенда мәчет рәсми рәвештә ачыла. Бүгенге көндә мәчетнең имам-хатыйбы булып Басыйр хәзрәт Бәхмүтов тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*