tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара мәдрәсәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина үткәрелде
Кукмара мәдрәсәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина үткәрелде

23 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсенең кичке бүлегендә белем алучы ир-егетләр төркемнәре арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган кызыклы чара уздырылды. Чараның беренче өлеше шәкертләрнең туган телне ни дәрәҗәдә белгәннәрен ачыклауны максат итеп куйды: алар “Агачлар атамалары”, шулай ук “Хайваннар, кошлар һәм төсләр” атамалары кебек номинацияләрнең һәрберсендә  егермләп сүзне рус теленнән татарчага тәрҗемә итәргә тиеш иде.

Икенче өлешендә исә шәкертләргә төркем белән алдан әзерләгән “өй эшен” күрсәтергә кирәк булды: мәсәлән, татар телендә яңгыраган боерыклар буенча атлап йөрергә (татарча маршировка), шулай ук татар телендә геометрия дәресен үткәрергә, гәүдәләр ярдәмендә 6 татар хәрефен күрсәтергә, барлык туган-тумачаларның татарча атамаларын әйтеп чыгарга.

Укучыларның чыгышларын мөгаллимнәрдән торган абруйлы жюри бәяләде. Гомум нәтиҗә буенча 1-нче урынга 2 курс шәкертләре лаек булды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*