tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт Әхмәров истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды
Данис Шакиров Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт Әхмәров истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды

Данис Шакиров Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт Әхмәров истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ярославсль өлкәсенә  эшлекле сәфәр кысаларында,  Социалистик Хезмәт Герое Әхмәров Әхмәт Ибәтулла улының истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды.

Әхмәров Әхмәт Ибәтулла улы 1920нче елда Самара өлкәсенең Ставрополь районында туа. 1932 елда Әхмәровлар гаиләсе Ярославльгә күчеп килә. Әхмәт Әхмәров Бөек Ватан сугышы фронтында 1943 елның августыннан башлап хезмәт итә һәм бөтен хәрби юлын 13 нче гвардия Һава десанты ордены сафларында уза. Разведка бүлеге командиры вазыйфасында Киевны азат итүдә катнаша, Венгрия, Чехословакия, соңрак Манчжуриядә көрәшә, орденнар белән бүләкләнә.

Сугыштан соң, 1946 елның декабрендә, Ярославль шәһәренең шина җитештерү заводында эшли, автомобиль покрышкалары җыя.  Әхмәров Әхмәт Ибәтулла улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин орденына лаек була һәм «Серп и Молот» алтын медале белән бүләкләнә.

Әхмәт Әхмәров эшче корреспондентлар мәктәбен тәмамлый, аның мәкаләләре «Правда», «Советская Россия», «Труд», «Северный рабочий» газеталарында басылып чыга. Өч ел дәвамында Әхмәт Ибәтулла улы Ярославль өлкәсе халык депутатлары Советы әгъзасы булып тора. Ул 1978 елның 25 августында вафат була.  2010 елның июлендә, Ярославль шәһәренең Свердлов урамындагы Герой үзе яшәгән йортта мемориаль такта ачылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*