tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе һәм Чистай мөхтәсибәтләрендә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар узды
Әгерҗе һәм Чистай мөхтәсибәтләрендә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар узды

Әгерҗе һәм Чистай мөхтәсибәтләрендә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар узды

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Халыкара туган тел көне уңаеннан республикабыз мөхтәсибәтләрендә балалар өчен бәйгеләр, уеннар, викториналар, кичәләр үткәрелде.

Әгерҗе мөхтәсибәтенең “Нур” мәдрәсәсендә Туган тел көненә багышланган кичә балалар бакчасына йөрүчеләрнең чыгышлары белән башланып китте. Аннары Әгерҗе Үзәк мәчете мөгаллимәсе Әлфия Галләмова татар телен өйрәнү буенча оештырылган бәйгегә йомгак ясады. Татар теленә багышланган бәйрәм “Әгерҗе” радиосы һәм редакциясе хезмәткәрләре, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Ак калфак” оешмасы вәкилләренең чыгышлары белән дәвам итте. Бәйрәмдә мәктәпкәчә яшьтәге 20 бала катнашты.

Ә менә Чистай мөхтәсибәтендә Туган тел көне уңаеннан балалар өчен ике зур чара оештырылды. 20 февраль көнне шәһәрнең “Нур” һәм “Иман” мәчетләренә йөрүче балалар Ислам үзәгенә җыелды һәм Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. Биредә татар теле укытучылары ел фасыллары, өй җиһазлары, уку әсбаплары, милли киемнәр һ.б. темалар буенча укучыларның татар сүзләренең тәрҗемәсен, мәгънәсен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерде. Шуннан соң балалар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм татар милли камыр ашлары белән әзерләнгән чәй өстәлендә дәвам итте.

21 февраль көнне Чистай шәһәренең мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен “Камалия” ял һәм үсеш үзәге коллективы тарафыннан балалар өчен “Милләтеңне сакла” дип исемләнгән мавыктыргыч күңел ачу программасы үткәрелде. Әлеге чара “Камалия” үзәге игълан иткән Туган телләр атналыгы кысаларында узды. Уенда катнашучылар, төрле квест биремнәрен башкарып чыкты. Алар уен барышында татар халкының килеп чыгышы, милли ризыклары, киемнәре, сәнгате һәм әдәбияты хакында тирән мәгълүматлар алды. Квест нәтиҗәләре буенча командалар проект эшләрен якладылар: һәрбер милләт өчен хас булган фактларны чагылдырган стена газетасы чыгардылар. Уенда унар баладан торган 3 команда катнашты.

Югары дәрәҗәдә узган әлеге чаралар зур тәрбияви һәм белем бирү әһәмиятенә ия.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*