tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Индус Таһировны юбилее белән котлады
Милли Шура рәисе Индус Таһировны юбилее белән котлады

Милли Шура рәисе Индус Таһировны юбилее белән котлады

24 майда тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты беренче рәисе Индус Таһиров үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүген түгәрәк дата белән юбилярны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе президенты урынбасары Дания Заһидуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты беренче рәисе урынбасары, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы беренче рәисе Роза Туфитуллова, танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар шагыйре Разил Вәлиев котладылар.

Биредә җыелганнарның барысы да Индус Таһировның эшенә чын күңелдән бирелгәнлеген, югары профессиональлеген билгеләп үттеләр. Индус ага, үз чиратында, БТК Башкарма комитеты рәисе вазыйфасында эшләгән еллары турында хатирәләре белән уртаклашты һәм Конгрессның хәзерге сәясәтенә уңай мөнәсәбәтен белдерде.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев юбилярга шамаил бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*