tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Китап-фест»: мастер-класслар, язучылар белән очрашулар һәм әдәби квест
Казанда «Китап-фест»: мастер-класслар, язучылар белән очрашулар һәм әдәби квест

Казанда «Китап-фест»: мастер-класслар, язучылар белән очрашулар һәм әдәби квест

6-нчы июнь көнне Казанның Лядской бакчасында «Китап-фест» дигән китап фестивале узачак. Программада – мастер-класслар, язучылар белән очрашулар, әдәби квест.

Шәһәрлеләргә һәм шәһәр кунакларына Россиядә Фән һәм технологияләр елына һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган төрле мәдәни-агарту программасы тәкъдим ителәчәк.

Китап фестивален ачу тантанасында Казан шагыйрьләре һәм музыкантлары чыгыш ясаячак. Әдәби бәйрәмнең төп программасын язучылар, нәширләр, галимнәр белән иҗади очрашулар тәшкил итәчәк. Фестиваль кысаларында «Фән турында кызыклы» фәнни-популяр әдәбият һәм тел белеме буенча «Сүзләр дөньясында» күргәзмәсе узачак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе. Ачылу вакыты турында датага якынрак хәбәр ителәчәк.

Балалар өчен викториналар, мастер-класслар, әдәби квестлар һәм мавыктыргыч фәнни тәҗрибәләр белән интерактив программа планлаштырылган. Шулай ук Лядской бакчасына килүчеләр фестивальнең партнерларынан – нәшриятлардан яңа китаплар сатып ала алачаклар.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*