tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә уку елы быел ничек тәмамлана? Уңышлар һәм югалтулар

ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә уку елы быел ничек тәмамлана? Уңышлар һәм югалтулар

Бүгенге көндә Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә 13895 татар баласы белем ала. Кызганычка каршы, төбәкнең мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, аларның 8500 е генә дәресләрдә һәм факультативларда татар телен өйрәнә. Байтак мәктәпләрдә ана телен уку өчен шартлар тудырылса да, уку елы башланыр алдыннан ата-аналар гариза язганда балалары өчен рус телен ана теле дип күрсәтәләр. Төбәкнең татар, чуваш һәм мордва милли-мәдәни автономияләре һәр елны май аенда мәгариф министрлыгы белән уку елы нәтиҗәләрен тикшереп мәктәпләрдә татар телен укыту буенча йомгак ясыйлар. Ульяновск өлкәсендә быелгы уку елының уңышлары һәм югалтулары хакында Рамис Сафин бәян итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*