tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Нальчик шәһәрендә Җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән танышты
Милли Шура рәисе Нальчик шәһәрендә Җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән танышты

Милли Шура рәисе Нальчик шәһәрендә Җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  Төньяк Кавказ Федераль округына сәфәре дәвам итә. Бүген ул  Кабарда-Балкар Республикасының Нальчик шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә булды.

Биредә ул  Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Хазраталий Дзасежев белән очрашты. Ул Милли Шура рәисен Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, тугандаш республикадагы мөселманнарның дини тормышы турында сөйләде.

Мөфти, шулай ук, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән дустанә мөнәсәбәттә торып эшләүләрен, үзенең урынбасарларының да бүгенге көндә Болгар Ислам академиясендә белем алуларын әйтте.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының татар дин әһелләре белән эшчәнлеге һәм форумнар турында сөйләде. Мөфтине “Изге Болгар җыены”на шәрәфле кунак буларак катнашырга чакырды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*