tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хубиев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хубиев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хубиев белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Төньяк Кавказ Федераль округына эш сәфәре барышында, Кабарда-Балкар Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хубиев белән очрашты.

Васил Шәйхразыев җитәкчегә әлеге төбәккә килү максатын аңлатты. 2018 нче елдан бирле Россия Федераль округларында татар иҗтимагый оешмалары белән утырышлар узуын сөйләде. Кичә Нальчик шәһәрендә булган татарлар белән очрашу хакында искә төшерде. Милләттәшләребез соңгы елларда  Сабантуен уздыра алмаулары турында сөйләгәннәр иде. Васил Шәйхразыев бу үтенечне Кабарда-Балкар Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хубиевка җиткерде. Мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорады.

“Без Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан Сабан туен оештыруда кулдан килгәнчә булышачакбыз,” – диде Васил Шәйхразыев. Кабарда-Балкар Республикасында татарлар милли бәйрәмнәребезне 2000нче еллар башыннан уздырып килгән. Соңгы өч елда Сабан туен оештыру мөмкинлекләре булмаган.

Васил Шәйхразыев Марат Хубиевка хәзерге вакытта Сабан туеның татарлар яшәгән барлык диярлек төбәкләрдә һәм чит илләрдә үткәрелүе, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының мөһим проектлары турында да сөйләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*