tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Омск шәһәрендә Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөлкарнәй Шакирҗанов белән очрашты
Милли Шура рәисе Омск шәһәрендә Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөлкарнәй Шакирҗанов белән очрашты

Милли Шура рәисе Омск шәһәрендә Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөлкарнәй Шакирҗанов белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Омск өлкәсенә бу беренче эшлекле сәфәре. Ул 8-11 февраль көннәрендә узачак. Бүген Васил Шәйхразыев Омск шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә аны  Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөлкарнәй Шакирҗанов каршы алды.

Милли Шура рәисе мәчет белән таныша. Үзәк гыйбадәтханә 1997 нче елда ачылган. Биредә дини бәйрәмнәр, никахлар уздырыла, Коръән уку буенча дини дәресләр үтә, якшәмбе мәктәбе эшли.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев   Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөлкарнәй Шакирҗанов белән очрашуда, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, “Татарлар: гамәл Стратегиясе”н тормышка ашыру буенча алып барылган эшләр хакында сөйләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*