tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Россия халыклары йорты директоры белән очрашты
Милли Шура рәисе Россия халыклары йорты директоры белән очрашты

Милли Шура рәисе Россия халыклары йорты директоры белән очрашты

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Россия халыклары йорты директоры А.Н. Березин белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары М.Р. Тукаев катнашты.

Эшлекле очрашуның төп максаты булып милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу торды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*