tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Шыкча авылы мәчете белән танышты
Милли Шура рәисе Шыкча авылы мәчете белән танышты

Милли Шура рәисе Шыкча авылы мәчете белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Төмән өлкәсендә. Биредә ул Шыкча авылы мәчете белән танышты.

Шыкча авылы мәчете совет чорында да эшләгән һәм өлкә территориясендә бердәнбер гамәлдәге мәчет булган.1964 елда партия хезмәткәрләре көче белән авылның мөселман оешмасы ябыла, ә мәчет бинасы кибет итеп үзгәртелә.

1992 елда мәчет ачылу белән авылның рухи яңарышы башлана.1992 елда авыл халкы үз көчләре белән Аллаһ йортын төзи. 2003 елда иске мәчет бинасында җирле халык өчен мәдрәсә ачыла, әмма ул финанс кыенлыкларына бәйле рәвештә озак яшәми.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*