tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Белявский белән очрашты
Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Белявский белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Белявский белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Төмән өлкәсендә.

Биредә ул Төмән өлкәсе Губернатор урынбасары Павел Белявский белән очрашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Төмән, Курган өлкәләренә эш сәфәре программасы турында сөйләде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы проектлары турында да мәгълүмат бирде.

– Ел саен гыйнвар һәм февраль айларында без милләттәшләребез яшәгән Россия федераль округларында утырышлар үткәрәбез. Шулай ук без ел саен милли Сабантуй бәйрәмен оештырабыз. Бөтенроссия авыл Сабан туен һәм Халыкара Иртыш Сабан туен  сезнең төбәктә үткәрү мөмкинлеген дә карарга мөмкин, – диде ул.

Алар Төмәндә М.Җәлил бюстын урнаштыру мәсьәләсен дә карадылар. Очрашуда шулай ук махсус хәрби операция һәм Россия Федерациясе Президентын сайлау хакында да сөйләштеләр.

Павел Белявский, үз чиратында, Татарстан делегациясенә бүгенге күрешү өчен рәхмәт белдерде һәм гыйнварда очрашырга теләк белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров Төмән өлкәсенең милли-мәдәни җәмгыятьләре эшчәнлеге турында сөйләде. Бүгенге көндә биредә 24 җәмгыять эшли. Аларның Координацион советы оештырылган.

Очрашу вакытында Васил Шәйхразиев Төмән татарларының Курган өлкәсенең Йолдыз авылын торгызуга керткән өлешләрен югары бәяләде һәм моның өчен рәхмәт белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*