tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете уңаеннан котлавы
Милли шура рәисе  В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете уңаеннан котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете уңаеннан котлавы

Мөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Рамазан ае тәмамлануы – Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Шушы ай дәвамында мөселман кардәшләребез изге гамәлләр кылып, тыелганнардан тыелып, уразалар тоттылар, кичләрен якыннары белән мул табыннар артында ифтар кылдылар. Кызганычка каршы, быелгы Ураза гаете Татарстаныбызда булып узган фаҗига, авыр кайгылы көннәргә туры килә. Шушы изге бәйрәм көнендә мөселман кардәшләребез вафат булган сабыйлар һәм укытучылар рухына Коръән аятьләре укып, хастаханәдә булган яралыларга тизрәк савыгып чыгуларын теләп, кабаттан Аллаһыга ялварырлар.

Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, изге ай тәмамлангач та дәвам итик, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде.

Кадерле дин кардәшләр! Ураза гаете мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп итсен.

 

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе                                                      В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*