tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов-на-Дону шәһәрендә II Көньяк Сабантуен оештыру комитеты утырышы узды
Ростов-на-Дону шәһәрендә II Көньяк Сабантуен оештыру комитеты утырышы узды

Ростов-на-Дону шәһәрендә II Көньяк Сабантуен оештыру комитеты утырышы узды

Бүген Ростов-на-Дону шәһәре Администрациясе бинасында II Көньяк Сабантуен оештыру комитеты утырышы узды. Бирегә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе килде.

Милли бәйрәмебез Ростовта 13 июньдә үткәреләчәк. Аны оештыруда Татарстанның Яшел Үзән районы ярдәм итә. Ростов өлкәсенә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та килде.

Көннең беренче яртысында алар Сабантуй буласы мәйданны карады. Әлеге сәгатьтә оештыру комитеты бәйрәмгә әзерлек хакында сөйләште.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*