tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм. Җиңүгә быел 76 ел, әмма сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. 1941 елда ватаныбыз иминлеге өчен барлык милләтләр дә, бер йодрык булып, дошманга каршы күтәрелделәр. Туган авылларын, үз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас өчен, татар милләтенең кыз-уллары да үз-үзләрен аямыйча сугыштылар, җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр. Алар арасында Гази Заһитов, Миңлегали Шәйморатов, Газинур Гафиятуллин, Мәгүба Сыртланова, Фатых Булатов, Гани Сафиуллин һәм башка бихисап күп батыр кыз-улларыбыз бар.
9 май бәйрәмендә күзләребезгә бер үк вакытта шатлык һәм кайгы яшьләре тула. Миллионлаган ватандашыбыз шушы җиңү өчен үзләрен корбан иттеләр. Без аларның якты рухын һәрвакыт кадерләп торырга бурычлы. Вакыт җилләре беркемне дә кызганмый, сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя.
Хөрмәтле ветераннар! Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк. Сезнең батырлыгыгыз алдында без һәрвакыт баш иябез. Сезгә иң мөһиме сәламәтлек телибез, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхеттә яшәгез. Көннәребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Каһарманнар даны мәңгелек!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*