Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак
Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак

Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак

Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 13 майда билгеләп үтәчәк. Пәнҗешәмбе көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң ату белән Коръән укудан башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим ителә, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәг 6.00-дә башланып китәчәк.

Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30-да биредә хафизлар Коръән аятьләрен яңыгаратачак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Соңыннан сәг. 6.30-да мөселманнар гает намазын кылачак.

Ураза бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе ТНВ телекомпаниясе тарафыннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Мөбәрәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне кабатлап күрсәтәчәкләр. Гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ» ютуб-каналында һәм телеканалында күзәтеп булачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*