tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чемпионнар гап-гади гаиләдә тәрбияләнә
Чемпионнар гап-гади гаиләдә тәрбияләнә

Чемпионнар гап-гади гаиләдә тәрбияләнә

3-11 апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә штанга күтәрү буенча Европа чемпионаты үтте. Монда Казан штангисты Зөлфәт Гәрәев 67 килограммга кадәрле авырлыктагылар арасында ике төрле ярышта 314 кг җыеп (147 (рывок) + 167 (толчок)) дүртенче урынны алды. Ә «рывок»та ул беренче булды. Зөлфәт яхшы чыгыш ясады, ни дисәң дә, өлкәннәр чемпионатында аның әле беренче зур ярышы. Россиянең авыр атлетика Федерациясе президенты Максим Агапитов Зөлфәтне перспективалы спортчы итеп күреп, 2024 елдагы олимпиадада җиңү яулавына зур өметләр баглый.

“Дуслык” газеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*