tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бөек Җиңү көне алдыннан Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре дөнья татарларын берләштерде

ВИДЕО: Бөек Җиңү көне алдыннан Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре дөнья татарларын берләштерде

Сугыш… Күпме сабыйның, гаиләләрнең язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак, гаилә бәхетеннән мәхрүм иткән. Бөек Җиңү көне алдыннан Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре бөтендөнья татарларын берләштерде.
Бу проектның оештыручылары һәм модераторлары – Мирас-Монреаль (Канада) татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева һәм Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Тимчишин. Идеянең инициаторы Анталия татарлары җитәкчесе Оксана Назарова.

Безнең бу проект төрле илләрдә яшәүче иң актив ватандашларыбызны берләтшерде. Проектта якын һәм ерак чит илләр (Әзербайҗан, Беларусь, АКШ, Канада, КИПР, Бөекбритания, Төркия, Австралия, Мексика), һәм Россия регионнарыннан: ХМАО-ЮГРА, Татарстан һәм Башкортстаннан татар җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Бариева, Галиәскәр Камал исемдәге Татар академия театрының танылган актерлары Фәнис Зиганшин, Афият Шакирова, Уфа “ Нур“ татар дәүләт театрының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина катнаштылар.

Проектны бик кыска вакыт эчендә эшләргә туры килде. Бу пандемия чорында, проектта катнашучыларның барысы да зур җаваплылык белән эшләделәр: видео һәм аудио язмаларны берничә тапкыр яздырырга, төшерергә туры килде. Озакка сузылган яңгырлар һәм салкын яз җилләре тышта төшерелгән видео язмаларның сыйфатларын бозмасын өчен, һава торышын күзәтеп, табигатьнең кулай мизгелен эләктереп эшләнелде. Ватандашларыбызның үҗәтлеге һәм җаваплылыгы проектны азагына кадәр җиткерү теләге көчле булды. Без бу проектны белән дөньяга кабат эндәшәсебез килә, мөрәҗәгать итәбез: сугыш беркайчан да кабатланмасын. Сугыш ул – ятимлек, кан кою, ачлык, ялангачлык. Безнең әби-бабаларыбыз күргәнне, кичергәнне балаларыбыз күрмәсеннәр иде. Бөтендөнья халкына Муса Җәлилнең “Вәхшәт” поэмасыннан өзек укып, фашизмның, сугышның нинди зәхәр, куркыныч икәнен яшь буынга җиткерәсебез килде.

Илләрдә-җирләрдә тынычлык булсын, балаларыбыз, оныкларыбыз сугыш афәтен күрмәсеннәр. Яшәүнең, тормышның кадерен белеп яшәсеннәр.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең исеме ныклык, каһарманлык, Ватанга фидакарьлек, гражданлык һәм язучы бурычына тугрылык символына әверелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*