tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар утравында үскән “Ак каен”…
Татар утравында үскән “Ак каен”…

Татар утравында үскән “Ак каен”…

Камышлы районы каенлыклары белән танылган төбәк. Шундый яшел шәл ябынган ак кәүсәле мәһабәт каен агачларының берсе кайчандыр Иске Ярмәк авылы янында калкып торган Юкәле тау итәгендә дә үскән. Аның янында халык бәйрәмнәр уздырган, яшьләр аңа мәхәббәт серләрен сөйләгән, шагыйрьләр шигырьләрен багышлаганнар. Шушы авылда туып-үскән олуг шагыйребез Зыя Ярмәки дә аңа мәдхия җырлаган, хезмәткә китүче егетләр каенның ак тәнендә исемнәрен язып калдырганнар, кайтырбыз, дип өметләндергәннәр. Тик күбесе кайтмаган шул. Каен аларны сагыныпмы, әллә инде картаепмы, саргайган, шиңгән һәм тәмам кипкән…

Ләкин халык аны онытмаган, карт каен урынына яңасын утыртканнар, ә 1970 елда яңа оешкан ансамбльне авыл яшьләре аның исеме белән атаганнар…

Менә инде узган елда “Ак каен” халык фольклор ансамбленә дә 50 яшь тулды. Тик заман чире юбилейны зур итеп уздырырга мөмкинлек бирмәде шул. Ә быел, нәкъ каеннар яфрак ярган, матур алкаларын тагып болынга чыккан көннәрнең берсендә, ак-каенлылар авыл халкына да зур бәйрәм ясадылар. Элеккегечә, зал шыгрым тулы иде, дип әйтә алмыйбыз, әлбәттә. Ләкин коронавирустан саклану буенча санитар нормалар рөхсәт иткән утыргычларның берсе дә буш түгел иде.

Бәйрәмне район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов ачып җибәрде, ансамбльне дә, аны тудырган ярмәклеләрне дә зур бәйрәм белән котлап, компьютер бүләк итте, ә коллектив әгъзаларын – Айсылу Камалетдинованы – Рәхмәт хаты, сәнгать җитәкчесе Айгөл Галиуллинаны һәм Мәдәният йорты мөдире Ришат Ибраһимовны Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Чараны оста итеп алып барган Әлфия Баһаутдинова һәр чыгыш арасында ансамбльнең оешу тарихын, казанышларын сөйләп торды, соңгы ун елда ансамбль яулаган күпсанлы җиңүләрне атап үтте. Шулай ук зур экраннан төрле елларда төшерелгән видеолар күрсәтелеп барды. Һәр видеооператорның камерасы, беренче чиратта, гармунчыга таба борыла, әлбәттә. Үткән гасырның 65нче елларыннан башлап искеярмәклеләрнең яраткан музыка укытучысы булган Гамил абый Галиуллин баянчы гына түгел, шушы ансамбльгә нигез салучы да иде бит, мәрхүм. Чама белән санаганда да, аның музыка өлкәсендәге хезмәт стажы кырык елга җыеладыр…

Эльмира Шәвәлиева

“Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*