tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе  Васил Шәйхразыевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

Кадерле  милләттәшләр, хөрмәтле дуслар! 

Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Быел бу бәйрәм Бөтенроссия халык санын алу чарасы белән бергә туры килде. Җанисәптә актив катнашу һәркемнең гражданлык бурычы һәм ул шушы бердәмлекнең мөһим күрсәткече дисәк тә ялгыш булмас.

Бүген безнең илебездә төрле дин тотучы 190нан артык милләт вәкилләре яши. Хәзерге шартларда без федерализм, демократия принципларына таянып, үзара  ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып,  Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен  ныгытабыз.

Тарихи бергәлекне саклауда Татарстан Республикасының уңышлары, халыкара мәйданда аның  абруе артуы илдәге татар тормышына да уңай тәэсир ясый. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре  арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*