tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итте
Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне күпмилләтле Россия тормышында үзенчәлекле урын алып торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлыйм.

Илдәге фетнәне җиңеп, чит ил баскыннарын куып чыгарганнан соң дүрт гасырдан артык вакыт узса да, халкыбызның тынычлык, азатлык, шәфкать һәм гаделлек идеалларына тугрылыгы, традицион рухи хәзинәләргә һәм килер көннәребезнең якты буласына ышанычы элеккечә үк какшамас булып кала. Сынауларны бергәләп үтәргә һәм куәтле дәүләт төзергә мөмкинлек биргән бу сыйфатлар безгә яшәргә, эшләргә һәм авырлыкларга каршы торырга көч бирә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында гражданлык тәңгәллегебезнең мөһим бер өлеше булган чорлар һәм буыннар арасындагы нык бәйләнеш аеруча ачык сизелә. Милли телләрне, мәдәни һәм дини гореф-гадәтләрне саклап һәм үстереп, бай тарихыбызны өйрәнеп, без күптөрлелектән бердәмлеккә, бербөтенлеккә омтылабыз, үткәнебезне данга күмеп кенә калмыйча, киләчәгебезне дә төзибез.

Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның Богородица монастырендагы яңадан торгызылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерүе быелның зур вакыйгасы булды. Бу гыйбадәтханә православиедә мөкатдәс саналган, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән тыгыз бәйләнгән мәшһүр икона табылган урында төзелде.

Киләсе 2022 ел Татарстанда Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү белән истәлекле булачак, ә борынгы башкалабыз — меңьеллык Казанда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе узачак.

Хөрмәтле татарстанлылар, һәркемгә мәгълүм кыенлыкларга карамастан, безгә хас булганча, тормышны яратып, берләшеп, күтәренке күңел һәм җаваплылык белән уртак йортыбыз — Татарстан Республикасының алгарышлы үсешен тәэмин итәрбез дип ышанам.

Сезгә чын йөрәктән сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!» диелә мөрәҗәгатьтә.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*