tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якташлар бүләге – стелла
Якташлар бүләге – стелла

Якташлар бүләге – стелла

Безнең милләт вәкилләренә туган нигезләрен һәрьяклап кайгырту хас. Авылда туып-үсеп, чит җирләргә китеп урнашкан, югары үрләргә ирешкән якташларыбыз кече ватаннарын онытмыйлар.

Шундый мәрхәмәтле кешеләр бездә дә бар. Быел алар мөһим гамәл башкарды. Өлкәбезнең барлык татар авылларының күптәннән инде үз стелалары бар, ә безнеке юк иде. Мәскәүдә яшәүче Әмир Мөхәммәтҗанов һәм Рафек Фәттахетдинов шуны истә тотып, авылыбызның символын булдыру инициативасы белән чыктылар һәм бөтен чыгымнарны үз исәпләренә каплап, ниятләрен тиз арада тормышка ашырдылар.

Краснай стеласы (фотода) авылга Сечен ягыннан килгәндә, уң якта урын алды. Күргәнегезчә, аның дизайны кызыклы ясалган, ярым ае кичке төштә балкып тора, чөнки караңгы төшкәч ул матур итеп яктыртыла. Моның өчен хөрмәтле спонсорларыбыз авылдан стела янына 300 метр озынлыкта электроэнергия челтәре суздылар. Хәйриячеләребез ышандырганча, киләсе елга аның нигезе плитка белән төзекләндереләчәк.

Авыл халкы стелага бик шат, яше-карты шунда туктап, истәлеккә фотога төшә, туган җирләре өчен горурлык хисе белән аларны шәһәрләрдә яшәүче туганнарына юллый, аны булдыручыларны җылы сүз белән телгә ала.

Юл уңаеннан, мин дә Әмир һәм Рафек әфәнделәргә шушы бүләкләре өчен ихластан рәхмәт белдерәм. Башкарган гамәлләре исәбенә Ходай Тәгалә әҗер-савабын үзләренә меңләп кайтарсын. Шундый якташларыбыз булганда авылыбыз яшәячәк дип ышанасы килә.

Барча краснайлылар исеменнән авыл башлыгы

Максут АЛИМОВ

Красный Остров

Түбән Новгород өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*