tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин матурлык эзләп йөрим…» автомарафонының чираттагы концерты Теләчедә узачак
«Мин матурлык эзләп йөрим…» автомарафонының чираттагы концерты Теләчедә узачак

«Мин матурлык эзләп йөрим…» автомарафонының чираттагы концерты Теләчедә узачак

«Китап» радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» автомарафонының чираттагы концерты 16 июльдә Теләче районы Баландыш авылында төзелгән зур паркта узачак.

Бу хакта бүген «Татмедиа» агентлыгында автомарафонга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

«Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова әйтүенчә, 21 июльдә Актанышка кузгалалар, 24 июльдә Лениногорскига юл тоталар. «Бу иң күп тавыш җыйган районнар. Анда безне көтәләр, димәк, шунда барабыз. Тавышлар саны буенча беренче урында Сарман, ләкин аны ахыргарак күчердек. Алай бик көткәч, Сарманга көчлерәк итеп әзерләнеп барырга исәплибез», – диде ул.

Лилия Кадыйрова алдагы концертларда шигырьләр санын арттырачакларын әйтте. «Шигырь сөйләүне без башта ничектер программадан аерылып торыр, халык җырларга, биергә килә, шигырьләр бик үтмәс дип уйлаган идек, ләкин хәзерге заманча аранжировкалы җырлардан соң, баянга шигырь сөйләү, җыр җырлау бик матур чыкты. Алдагы концертларда шигырьләрнең күләмен 100 процент арттырачакбыз, – диде.

«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов концерт узачак районнар радионың социаль челтәрләрендә махсус тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнүен әйтте.

«Безне күрергә теләгән һәркем шул аккаунтларга кереп, үз авыллары, район, шәһәрләре өчен тавыш бирә ала. «Кая чакыралар, шунда барабыз дигән принцип буенча эшләп карарга булдык. Башта бер исемлек төзегән идек, ләкин ул бик уңышлы булып чыкмады, җирлекләрдә берникадәр сүлпәнлек сиздек, шуңа проектны урыннардан инициативаларга нигезләнеп уздырырга булдык», – диде Миргаязов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*