tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасы мәгариф министры белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасы мәгариф министры белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасы мәгариф министры белән очрашты

Бүген Бишкек шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Алмазбәк Бейшеналиев белән очрашты.
Очрашу барышында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек буенча сөйләшүләр узды.
Җитәкчеләр шулай ук “Асыл бала” мәгариф үзәгендә булдылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге татар үзәге 2019 елда Бишкекта Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Туган тел”оешмасы ярдәме белән ачылды. «Асыл бала» белем бирү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләр бара. Мәктәп балалары өчен татар теле класслары, югары уку йортларына укырга керү курслары, шахмат, робототехника, инновацион технологияләр, теш техникасы буенча дәресләр эшли.
Белешмә өчен: бүгенге көндә Кыргызстанда 50 меңгә якын татар яши. Шуларның 16 меңе Бишкек шәһәрендә. Республикада 30 елдан артык тарихы булган «Туган тел» оешмасы эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*