tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…”

ВИДЕО: “Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…”

XXXI татар яшьләре көннәрендә төрле төбәкләрдән килгән 180 егет һәм кыз  катнашты

Шимбә көнне, 18 сентябрьдә, Лаеш районындагы “Идел” яшьләр җәйләвендә чираттагы, XXXI татар яшьләре көннәре тәмамлана. Быел бу чарага гадәттәгедән 20-30 кеше күбрәк катнашты. “Идел” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова әйтүенчә, РФ төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән килгән 180 ләп егет-кызлар арасында яшьләр хәрәкәтендә электән катнашучылар да, бу чарага беренче тапкыр килүчеләр дә бар иде. Гадәттәгечә Татар яшьләре көннәре программасына кызыклы дәресләр, ял кичәләре, экскурсияләр, атаклы остазлар белән очрашулар кертелгән.

Җомга көнне “Идел” җәйләвенең тамашалар залында MINGAZOV музыкаль төркеме чыгыш ясады. Яшьләр заманча милли музыкантлар төркемен, алар катнашлыгында үткән “Мин матурлык эзләп йөрим җирдән”  мәдәни кичәсен бик яратып кабул иттеләр. Бу көннәр татар яшьләренең милли үзаңын ныгытып, аларның күңелендә гомер буе сакланачак.

Римзил Вәлиев,
1990-2013 нчы елларда үткән Татар яшьләре көннәрендә катнашучы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*