tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда Татарстанның әйдәп баручы фестиваль хәрәкәтләренең гала-концерты узды
Чистайда Татарстанның әйдәп баручы фестиваль хәрәкәтләренең гала-концерты узды

Чистайда Татарстанның әйдәп баручы фестиваль хәрәкәтләренең гала-концерты узды

15 сентябрь көнне “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” республика фестиваль хәрәкәтләре лауреатлары һәм җиңүчеләре Чистайда зур гала-концерт бирде. Шәһәр халкы Татарстан иҗат яшьләрен җылы каршы алды.

“Кабат монда, Чистайда – фестиваль хәрәкәтен оештыруның чишмә башы булган шәһәрдә җыелу күңелле. Безгә 240 яшь тулды, һәм безнең өчен бүгенге концерт – шәһәр юбилеена әйдәп баручы республика фестивальләреннән иң яхшы бүләк”, – дип билгеләп үтте Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов.

Open-air форматындагы ачык концерт мәйданчыгында җыр һәм бию аша фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары шәһәр халкына дөньяның төрле милләтләренең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләде. Һава торышының бераз кырыс шартларына карамастан, өч сәгатьлек тамашаны бәяләргә сәнгатькә битараф булмаган кешеләр күпләп килде.

“Бүген сезнең алда “Созвездие-Йолдызлык” һәм “Наше время-Безнең заман” фестивальләренең күренекле балалары һәм яшьләре чыгыш ясый. Алар арасында шулай ук сезнең талантлар да бар. Район җитәкчеләренә, хезмәт куючы халыкка сезнең талантларыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Безнең йолдызларыбыз дөньяның кайсы гына сәхнәсендә чыгыш ясаса да, алар һәркайда югары дәрәҗә күрсәтә”, – дип саный Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Концертта катнашучылар чыгышларына ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казанның музыка һәм театр училищелары студентлары һәм аны тәмамлаучылар да кушылды.

“Миңа калса, “Йолдызлык” – үсеп килүче буын өчен яхшы мәктәп. Без – әзер артистлар эшенә, тәҗрибәсенә карап, алар да өйрәнә. Бер генә фестивальдә дә мирасны шулай буыннан буынга дәвам иттергәннәрен күргәнем юк”, – диде җырчы, актер, халыкара фестивальләр лауреаты Владимир Шнитко.

Фестивальләрнең гастроль туры бүген, 18 сентябрьдә, Буадагы зур гала-концерт белән тәмамланачак.

Керү ирекле.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*