tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 10 сентябрь көнне “Татарча диктант” акциясенә кукмаралылар да кушылды
10 сентябрь көнне “Татарча диктант” акциясенә кукмаралылар да кушылды

10 сентябрь көнне “Татарча диктант” акциясенә кукмаралылар да кушылды

“Татарча диктант” акциясен оештыручыларның берсе Энҗе Нигъмәтуллинаның сүзләренә караганда, әлеге чарада катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара.

“2021 ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Быел акциядә 12 меңнән артык кукмаралы катнашты. Алар – төрле милләт вәкилләре. Димәк, татар теленә кызыксыну арта гына бара. Диктант нәтиҗәләрен diktant.tatar сайтында белергә мөмкин булачак”, – дип сөйләде ул.

“Мин бүген бик теләп, горурлык хисе белән “Татарча диктант” акциясендә катнаштым. Чөнки без татар халкының кызлары, уллары туган телебездә матур итеп сөйләшергә, аны яратырга, саклап калырга тиешбез. Диктантның текстына килгәндә, Гомәр Бәшировның “Чишмә моңы ничек җыр булды?” әсәреннән бик матур, тирән эчтәлекле өзек сайланган иде. Анда халыкның сагыш, моңнары турында сөйләнә, Сара апа Садыйкова шушы кичерешләрне көйгә салган һәм күңелләргә үтеп керерлек җыр барлыкка килгән. Рус мәктәбен тәмамлаган булсам да, диктант язганда авырлыклар тоймадым, чөнки без – татар балалары. Алга таба да шушындый акцияләрдә катнашырбыз, дип уйлыйм”, – диде Кукмара музыка мәктәбе директоры Эльвира Фәсхетдинова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*