tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можга – дин һәм тел сагында
Можга – дин һәм тел сагында

Можга – дин һәм тел сагында

Төзелеш дәвам итә

Удмуртиядәге Можганың Дубитель районында мөсел­ман үзәге төзелеше дәвам итә. Соңгы тапкыр биредә без бер ел элек булган идек. СөбханАллаһ, әлеге вакыт эчендә шактый гына үзгәрешләр булган.
Татарлар күпләп яшәгән Дубитель һәм якын-тирә районнар өчен мөселман үзә­ге төзелүе мөһим вакыйга. Солнечная ура­мында урнашкан бердәнбер мәчеткә йөрүе өлкәннәр өчен аеруча уңайсыз була. Ниһаять, халык соравы буенча, 2018 елда районда мөселман үзәге төзелә башлый. Бүгенге көндә беренче катта су, газ, ут кертелгән. Иркен, якты ашханә бар. Биредә ураза аенда беренче ифтар ашлары узган инде. Аерым бүлмәдә 5 вакыт намазны укырга мөмкин. “Көн саен үзәктә дежур имам яки абыс­тайларыбыз утыра. Халык сорауларына җавап бирәбез, дога кылып, Коръән укыйбыз. Үзәктә инде бик актив тормыш бара”, — дип сөйләде Таһир хәзрәт Тимергалиев.

Икенче катта әле төзелеш, ремонт эшләре дәвам итә. Биредә хатын-кызларга йога, фитнес белән шөгыльләнү, гарәп графикасына, татар теленә, Ислам дине нигезләренә өйрәнү, төрле түгәрәкләр оештыру өчен бүлмәләр булачак. Бер бүлмәдә инде парталар да урнаштырылган. Аларны мөселман үзәгенә Удмуртия мөфтияте тапшырган. “Октябрь аенда дәресләр башларга дип ни­ят­ләп торабыз. Тик моңа кадәр бүл­мәләрдә электр чыбыкларын сузып бетерәсе, розеткалар урнаштырасы, такталар эләсебез бар. Фойеда исә линолеум җәясе калды. ИншәАллаһ, тиздән бу эшләрне дә башкарып чыгар­быз”, — диде Таһир хәзрәт. Шулай ук мә­четтәге эчке эшләрдән кала, урам ягын да төзекләндерү кирәк булачак. Ярдәм итүчеләр арасында иганәчеләр дә, гади халык та бар. Һәркем кулыннан килгәнчә төзелешкә үз өлешен кертергә тырыша. Дини тормышка яшьләр дә тартыла. “Булачак мөселман үзәге без яшәгән йорттан ерак түгел. Бу бик уңайлы. Хәер бирәсе булса да, шунда керәбез, гаетләргә барырга да ерак түгел”, — диде Айгөл Каюмова.

Рафаэль Сафин: “Бурычыбыз – дин һәм ана телен өйрәтү”

Можгада яшь дин әһелләренең булуы да сөендерде. Рафаэль Сафин – Габдерәшит хәзрәт Газизуллинның ярдәмчесе. Аның белән без шулай ук мөселман үзәгендә күрештек. Тумышы белән Уфаныкы. Мәктәп­не тәмамлагач, Казан Ислам университетында белем алган. “Әле мин мәктәптә укыган вакытта ук безнең гаиләдә иң беренче әнием дингә килде. Башта әти дә, без дә аның бу адымы белән риза түгел идек. Ләкин әкренләп үзебез дә дингә килдек”, — дип сөйләде ул. Гаилә коргач, Уфа, Новосибирск, Казан шәһәрләрендә яшәп караса да, берничә ел элек алар Можгага кайтып төпләнәләр. “Минем хатыным Можгадан, шуңа бирегә күченеп кайтырга булдык. Бу шәһәрне тыныч, кечкенә булганы өчен бик яратам. Габдерәшит хәзрәт тә бик яхшы, сабыр остаз. Һәр эшемне дә аның белән киңәшләшеп эшлим. Ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер”, — ди Рафаэль хәзрәт.

Можга татарлары, биредәге дини һәм милли тормыш турында да сөйләштек аның белән. “Монда әби-бабайлар динне бик нык саклаганнар, өлкәннәр динле дип әйтер идем. Ләкин менә яшьләргә никтер дини һәм милли тәрбия бик аз бирелгән. Безнең бурыч – балалар, яшьләр белән эшләү. Аларга Ислам дине асылларын һәм татар телен өйрәтергә кирәк. Шуңа да, мөселман үзәгендә дини дәресләрдән кала, татар теле курсларын да оештыру мөһим”, — дип, үз фикер-теләкләре белән уртаклашты ул. Рафаэль хәзрәт хатыны белән 4 бала тәрбияләп үстерә. Аларга тиешле дәрәҗәдә милли тәрбия бирү өчен бик тырышалар. “Гаиләдә туган телдә аралашсак та, мәктәпкә, балалар бакчасына баргач, алар рус мохитенә эләгәләр. Көн дәвамында күбрәк рус телендә аралашалар. Шәһәребездә милли төркемнәр, мәктәпләрдә татар сыйныфлары эшләсә ничек яхшы булыр иде. Бу вакытта туган телне сабыйларыбыз тагы да яхшырак үзләштерерләр иде”, — ди ул.
Күпләргә үрнәк булырдай мондый яшь, тырыш гаиләләр булганда Можгада дин дә, тел дә сакланыр дип уйлыйм.

Эльвира Хуҗина.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*