tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “МИН-ТАТАР, чөнки…” конкурсында катнашыгыз!
“МИН-ТАТАР, чөнки…” конкурсында катнашыгыз!

“МИН-ТАТАР, чөнки…” конкурсында катнашыгыз!

Бөтендөнья татар конгрессы “МИН-ТАТАР, чөнки…” конкурсына старт бирә. Ул 15 нче октябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 6 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен “Мин-татар, чөнки…” дигән сүзләрне кабатлап җөмләне дәвам итәргә кирәк. Ул видеога яздырылып инстаграмга #минтатар2021 хештегы белән куела. Видео 1 минуттан артмаска тиеш. Конкурсның таләпләре белән конгресс сайтында куелган нигезләмәдә игътибар белән танышыгыз.

Хөрмәтле милләттәшләр, Бөтендөнья халык санын алу чорында конкурста катнашып үзегезнең активлыгыгызны күрсәтегез. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*