tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Минем тарих – Минем Татарстан» иҗат конкурсы җиңүчеләре Милли китапханәдә бүләкләнә
«Минем тарих – Минем Татарстан» иҗат конкурсы җиңүчеләре Милли китапханәдә бүләкләнә

«Минем тарих – Минем Татарстан» иҗат конкурсы җиңүчеләре Милли китапханәдә бүләкләнә

«Минем тарих — Минем Татарстан» бөтенроссия иҗат конкурсына ТР Милли китапханәсендә нәтиҗә ясалачак. Бу хакта ТРның мәдәни тармагында традицияләрне саклау һәм инновацияләр кертү ресурслар үзәге хәбәр итә.

«Минем тарих — Минем Татарстан» бөтенроссия иҗат конкурсы Татарстан һәм татар халкы турында тарихи хәтерне саклау максатларында үткәрелгән иде.

Бәйге максатларының берсе — яшь буынны патриотик тәрбияләү, туган як һәм нәсел тарихын өйрәнергә этәрү. Оештыручылар бәйге аша гаилә һәм башка архивлар белән эшләргә омтылучылар артыр, кызыклы документлар һәм фотоматериаллар дөньяга чыгар дип ышана.

Иҗади эшләр биш номинациядә кабул ителгән: «Минем гаилә», «Гаҗәеп кешеләр», «Туган җир», «Туган як», «Коллектив көче — безнең киләчәк». Җиңүчеләр яшь буенча өч төркемгә бүлеп билгеләнгән: 12-17 яшь, 18-21 яшь, 22 яшьтән өлкәннәр.

Җиңүчеләр 10 декабрь көнне Милли китапханәдә бүләкләнәчәк. Башлана — 10 сәгатьтә. Җиңүчеләр арасында Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә бар, дип хәбәр итә оештыручылар.

Оештыручылар – Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ТРның мәдәни тармагында традицияләрне саклау һәм инновацияләр кертү ресурслар үзәге.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*