tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең «Хозур ТВ» телеканалы гарәп телендә YouTube каналын эшләтеп җибәрде
Нәзарәтнең «Хозур ТВ» телеканалы гарәп телендә YouTube каналын эшләтеп җибәрде

Нәзарәтнең «Хозур ТВ» телеканалы гарәп телендә YouTube каналын эшләтеп җибәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалы гарәп телендә YouTube каналын эшләтеп җибәрде. «HUZUR TV Arabic» каналы гарәп дөньясына Россиядәге исламның матурлыгын, илебездә яшәүче мөселманнарның тормыш үзенчәлекләрен күрсәтү өчен эшләнде. Моннан тыш, каналда татар дини мирасының бай тарихы да чагылдырыла.

Бүгенге көндә каналда «Мөһим сөйләшү» социаль проектының беренче сезоны күрсәтелә башлады. Һәр серия Исламдагы әхлакый принципларны һәм традицион кыйммәтләрне, мөселман әхлакый доктринаны күрсәтә һәм гыйбрәт бирә. Видеоматериал профессиональ дикторлар тарафыннан тавышландырылган.

«Хозур ТВ» телеканалы (huzurtv.ru) – өлкәннәр һәм балалар өчен рус һәм татар телләрендә тәүлек буе рухи-агарту программаларын тапшыру концепциясен тормышка ашыручы беренче мөселман телеканалы. «Хозур ТВ» телеканалы Россиянең иң эре мөселман медиахолдингы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты составына керә. Телеканалны караучылар саны – 1 000 000 гә кадәр, ә YouTube каналындагы тапшыруларны караучылар саны 1 миллионнан артып китә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*