tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Президент вазифасында Рөстәм Миңнеханов булуын югары бәяләде
Минтимер Шәймиев Президент вазифасында Рөстәм Миңнеханов булуын югары бәяләде

Минтимер Шәймиев Президент вазифасында Рөстәм Миңнеханов булуын югары бәяләде

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында кунак булды. Ул Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасына билгеләнүе уңышлы сайлау дип атады һәм үз варисының төп сыйфатларын әйтте.

«Минемчә, бу уңышлы сайлау. Аның уңышлы эшчәнлеге дәлил булып тора, моннан тыш, ул инде беренче срогын гына да эшләми. Президент өчен иң мөһиме – өстенлекле мәсьәләләрне колачлый белү. Ә барысы да беренче заттан канәгать була алмый», – диде Минтимер Шәймиев.

Ул шулай ук ни өчен Татарстан Президенты постыннан китәргә карар иткән һәм 2005 елда аны тагын бер президент срогына калдырырга кем күндергәнен дә әйтте.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе мәдәният һәм тарих һәйкәлләрен яңадан торгызу белән шөгыльләнергә хыяллануын әйтте. Ул бу тема буенча Россия Президенты Владимир Путин белән фикер алышуын һәм яңадан торгызу өчен нәкъ менә борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре сайлануы турында сөйләде.

Сөйләшүнең аерым өлеше Татарстанда беренче күптелле белем бирү комплекслары булдыруга багышланган иде. Минтимер Шәймиев хәзер аның игътибары мәгариф өлкәсенә юнәлтелүен аңлатты һәм республикада өч телле мәктәп булдырганда төп бурычларны атады.

Интервьюның тулы версиясен иртәгә «События» порталында укыгыз. Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

Динара Прокопьева,
Татар-Информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*