tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты
Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты

Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта «Рәсми Татарстан» порталы хәбәр итә.

«Бу бик мөһим көн, чөнки илебезнең киләчәге турында сүз бара. Бик катлаулы чор уздык, илебезгә карата күпме санкцияләр булды. Әмма бүген, инде билгеле нәтиҗәләр буенча, горурлык хисләре белән әйтергә була: без боларны лаеклы үттек. Россия Федерациясе – күп милләтле ил, бөтенесе дә дус, без моны үзебезнең республикабыз үрнәгендә дә күрәбез: барысы да матур итеп, тыныч яшиләр. Бүгенге көндә илнең икътсиады әйбәт эшли. Мин әйтер идем, бу – ышанычлы сайлаулар көне», – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

  • Кичә Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Сайлауларга дүрт кандидат чыгарылган: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*