tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә районы “Ак калфак” ансамбле “Татарча диктант” язды
Минзәлә районы “Ак калфак” ансамбле “Татарча диктант” язды

Минзәлә районы “Ак калфак” ансамбле “Татарча диктант” язды

Минзәлә муниципаль районы Аю авылы мәдәният йортының “Ак калфак” ансамбле “Татарча диктант” бөтендөнья белем тикшерү акциясенә кушылып, оффлайн режимда диктант язды. Язучы Рөстәм Галиуллинның “Васыять” романыннан өзекне акциядә катнашучылар яхшы билгеләргә язып чыктылар.

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту.

“Туган телебезне хөрмәт итеп, шушы чарада катнашырга теләк белдергән милли җанлы авылдашларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, – дип хәбәр итә Ак калфаклылар.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*